Татар энциклопедиясенең V томы дөнья күрде

19 Июня 2017
“Татар энциклопедиясе”нең 5нче томы татар телендә дөнья күрде. Ул Татарстан Фәннәр академиясенең Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан эшләнеп басмага әзерләнде. 

“Татар энциклопедиясе” – татар халкы һәм Татарстанның борынгы чордан алып безнең көннәргә кадәрге тарихын яктырткан фәнни универсаль басма. Бу томда “Р”, “С”, “Т” (1нче өлеше) хәрефләренә багышланган 3824 мәкалә урын алган. Аларның 1500е шәхесләргә багышланган, 950дән артык иллюстрация бар. 

Бу басма рус телендә чыккан энциклопедиянең тәрҗемәсе генә түгел, аңа 100дән артык яңа мәкалә өстәлгән, күбесе яңартылып, төзәтелеп, яңа статистик мәгълүматлар белән тулыландырылган.

Возврат к списку