ТР ФА президиумының күчмә утырышы

14 Апреля 2017 облож.jpg

2017 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында ТР ФА президиумының күчмә утырышы булып узды.

Утырышта беренче булып сүз алган ТР ФА Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры И. А. Гыйләҗев Институт коллективының эш нәтиҗәләре, уңышлары, төп максатлары һәм фәнни эшчәнлек юнәлешләре белән таныштырды, киләчәккә планнары белән уртаклашты, шулай ук куптән түгел ремонтланган Институт бинасы буенчы эксурсия уздырды.

TATARICA 2.0 онлайн-энциклопедиясенең фәнни-технологик концепциясе турында доклад белән Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры урынбасары Ф. Г. Ялалов чыгыш ясады. TATARICA 2.0 - интернет челтәрендә урнашкан татарча онлайн энциклопедия. Аны куллану ирекле, чыганактагы мәгълүмәт һәркем өчен ачык, дөрес һәм яңартылып тора. Онлайн энциклопедия 7 томлы басма Татар энциклопедиясендәге мәгълүмәткә нигезләнгән.

Президиум утырышы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтына М. Х. Хәсәнов исемен бирү һәм Институт бинасына мемориаль такта урнаштыру мәсьәләсе турында фикер алышу һәм тавыш бирү белән дәвам ителде.

Күчмә утырыш ахырында “Фәнни Татарстан” журналының үсеш перспективалары, киләчәккә планнары, басманың ВАК исемлегенә кертелү мөмкинлеге турында сойләшенде, файдалы тәкъдимнәр кертелде. 


Возврат к списку