Фәхретдинов

17 Марта 2017 2.jpg

2017 елның 16 мартында Балтач бистәсендә күренекле галим-археолог, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Равиль Габдрахманович Фәхретдиновның тууына 80 яшь тулу уңаеннан тантаналы чара уздырылды.

Р. Г. Фәхретдинов – Татарстан, Идел буе, Урта Евразия җирлегенең, татар халкының урта гасырлар археологиясе һәм тарихы буенча танылган белгеч, 200-гә якын басма хезмәт, шул исәптән 30-дан артык китап, урта мәктәп, лицейлар һәм гимназияләр өчен «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» исемле дәреслек, уку һәм күргәзмә әсбаплары авторы, «Татарстан һәм татар халкы тарихының атласы» дигән хезмәтне төзегән авторлар коллективының җитәкчесе. 50 елга якын Тел, әдәбият һәм тарих институтында (хәзер Татарстан фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты) эшләп, Татарстан археологик отрядларын җитәкли, аларның тарафыннан 1200-дән артык археологик казылмалар җыела һәм өйрәнелә. Экспедицияләр нәтиҗәсендә башка күп төрле хезмәтләр рәтендә Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгының, Алтын Урданың археологик истәлекләренең тулы җыелмасы бастырып чыгарылды.

Галимнең истәлегенә багышланган чара Балтач бистәсенең уртак белем биру мәктәбенең актлар залында уздырылды. Мәктәп музеенда Р.Г. Фәхретдиновның тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган күргәзмә ачылды. Кайчандыр үзе укыган мәктәп бинасына мемориаль такта урнаштырылды, шулай ук Балтач бистәсендәге яңа урамнарның берсен Равиль Габдрахманович исеме белән атау турында карар кабул ителде.


Возврат к списку