Татарстан Республикасы галимнәренә һәм инноваторларына - «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» конкурсында җиңүчеләргә 125 бүләк тапшырдылар
![Татарстан Республикасы галимнәренә һәм инноваторларына - «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» конкурсында җиңүчеләргә 125 бүләк тапшырдылар Татарстан Республикасы галимнәренә һәм инноваторларына - «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» конкурсында җиңүчеләргә 125 бүләк тапшырдылар](/upload/iblock/f54/nab_sovet.jpg)
Бүген Казанда ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея» конкурсына йомгак ясау кысаларында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Күзәтү советының киңәйтелгән утырышы узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды советы утырышында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Айрат Абдуллин катнашты, ул «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» конкурсы нәтиҗәләре турында сөйләде.
2023 елгы конкурска нәтиҗә ясап, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айрат Абдуллин быел катнашуга стартаплардан, галимнәрдән һәм аспирантлардан, студентлардан һәм мәктәп укучыларыннан 2023 гариза килүен билгеләп үтте. Иң күп гаризалар «Инновацияләр старты» номинациясенә бирелгән – 768. Икенче урында «Социаль әһәмиятле инновацияләр» номинациясе – 329 гариза. Өченчесе – «Мәгарифтә инновацияләр» – 266 гариза.
«Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» XIX республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы «Корстон-Казан» ДТРКда узды. Бүләкләүдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, тармак министрлыклары җитәкчеләре һәм башка кунаклар катнашты.
Конкурсның гомуми приз фонды 7 млн. сумнан артык тәшкил итте. Сайлап алуда катнашучы 125 кеше ТР ИВФ һәм фонд партнерларыннан акчалата бүләкләр алды. Конкурсны оештыручылар – ТР Инвестиция-венчур фонды, ТР Фәннәр Академиясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Конкурс 9 номинация буенча узды: Перспектива; Мәгарифтә инновацияләр; Инновацияләр старты; Наноимпульс; Цифрлы икътисад; Ел патенты; Яшьләр инновацион проекты; Милли технологик инициатива проектлары (НТИ) һәм социаль әһәмиятле инновацияләр.
Яшьләр проектларының иң популяр тармаклары арасында: авыл хуҗалыгы, экология (21%), мәгълүмати-телекоммуникация системалары (15%) һәм мәгариф (10%).
Гаризаларның күп өлеше Татарстан Республикасыннан бирелгән. Шулай ук конкурста Белгород, Волгоград, Түбән Новгород, Түбән Тагил, Мәскәү, Смоленск, Уфа һәм башка шәһәрләрдән яшь инноваторлар катнашты.