Казан шәһәренең иң яхшы белем бирү оешмаларында республика директор урынбасарларының стажировкасы

Казан шәһәренең иң яхшы белем бирү оешмаларында республика директор урынбасарларының стажировкасы 4 Октября 2023

3 октябрьдә Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары җитәкчеләренең уку һәм укыту-тәрбия эше буенча урынбасарлары өчен квалификация күтәрү программаларын гамәлгә ашыру кысаларында Казан шәһәре Совет районының «185 нче күп профильле лицей» һәм МБОУ «175 нче Гимназия» базасында стажировка уздырылды.

Стажировка барышында тыңлаучылар белем бирү оешмасының ресурслары белән нәтиҗәле идарә итү һәм белем бирү сыйфаты гарантиясе буларак бердәм белем бирү киңлеген формалаштыру буенча үз һөнәри компетенцияләрен камилләштерделәр.

Шулай ук тыңлаучылар стажировка мәйданчыклары директорлары урынбасарларының эш тәҗрибәсе белән таныштылар, директор урынбасары эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, яңартылган ФДББС таләпләренә яраклаштырып оештырылган дәресләрне карап анализладылар. Шулай ук проект остаханәләре, эшлекле уеннар, төрле эшчәнлек юнәлешләре буенча тренинглар эшендә катнаштылар.

Тыңлаучылар мәгълүматның әһәмиятен һәм актуальлеген, стажировка программаларының тулылыгын һәм хезмәттәшләренең кунакчыллыгын билгеләп үттеләр. Стажировкалар оештырган өчен стажировка мәйданчыклары командаларына һәм ТР Фәннәр академиясенең Квалификация күтәрү үзәгенә зур рәхмәт белдерделәр.

Стажировка узучыларның фикерләре: «Стажировка өчен бик зур рәхмәт. Эшчәнлектә кулланырга мөмкин булган бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүмат алдык. Ресурслар белән идарә итүгә башка караш белән таныштык, мәктәптәге хезмәттәшләребез белән уртаклашырлык нәрсәләр бар. Стажировка оештыручыларга аерым рәхмәт»

«Урынбасарның һөнәри үсеше өчен стажировкаларның практик-ориентлылыгын, тулылыгын һәм кирәклеген, шулай ук стажировканы оештыру һәм үткәрүнең югары дәрәҗәсен билгеләп үтәргә телим».


Возврат к списку