Региональ стандарт: Татарстанда гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча Совет төзеләчәк

Региональ стандарт: Татарстанда гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча Совет төзеләчәк 26 Мая 2023

Татарстан Фәннәр академиясенең «Гаилә һәм демография үзәге» директоры Чулпан Илдус кызы Илдарханова Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Тормыш сыйфатын күтәрү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Советы составына керде.

Тәкъдим ителгән документ нигезендә, әлеге орган региональ социаль стандартны гамәлгә кертү белән шөгыльләнәчәк. Аның ярдәмендә республикада социаль өлкәдә хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын һәм уңайлылыгын арттыруга юнәлдерелгән карарларны нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен шартлар һәм инфраструктура булдырылачак. Совет эшчәнлеге сәламәтлекне саклау, мәгариф, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау, шулай ук яшьләр сәясәте һәм уңай шәһәр мохитен үстерү өлкәләрендәге мәсьәләләргә кагылачак. Аның төп бурычлары:

• социаль өлкәдә төбәк дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру өстенлекләре буенча тәкъдимнәр формалаштыру;

• республика законнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү;

• өстенлекле проектларны һәм аларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен карау;

• гражданнарның тормыш сыйфаты рейтингы нәтиҗәләрен анализлауда, гражданнар фикере нигезендә «Яңа проектларны алга этәрү буенча Стратегик инициативалар Агентлыгы» АНО тарафыннан формалаштырыла торган рейтингта Татарстан позицияләрен яхшырту буенча тәкъдимнәр әзерләүдә катнашу;

• Татарстанда төбәк социаль стандартын эшләүдә һәм гамәлгә кертүдә ярдәм итү;

• дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, юридик һәм физик затлар арасында ведомствоара һәм дәрәҗәара хезмәттәшлекне оештыру.

Бу бурычларны үтәү өчен совет фәнни һәм мәгариф оешмаларын, шулай ук мәгълүмати-аналитик һәм эксперт эшләрен башкару өчен галимнәр һәм экспертларны җәлеп итәргә хокуклы. Моннан тыш, ул эксперт һәм консультатив эшче төркемнәр төзи ала.


Возврат к списку