«Жанр буларак әдәбият тарихы: проблемалар һәм перспективалар» дискуссиясе

«Жанр буларак әдәбият тарихы: проблемалар һәм перспективалар» дискуссиясе 29 Мая 2023

2023 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә «Жанр буларак әдәбият тарихы: проблемалар һәм перспективалар» дип исемләнгән ачык дискуссия узды. Анда Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында тормышка ашырылучы биш томлык рус телле «Татар әдәбияты тарихы» проектының концепциясе каралды.

Дискуссия катнаш (офлайн һәм онлайн) форматта узды. Тере фәнни бәхәс атмосферасында Казан, Мәскәү, Уфа, Стәрлетамак әдәбият белгечләре тәкъдим ителгән концепциягә карата идеяләр әйттеләр, проектны нәтиҗәле тормышка ашыру өчен интеллектуаль консенсус кирәклеге турында фикер яңгырады.


Возврат к списку