ТР Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Х.Җ.Алишинаны юбилее белән котлыйбыз!

ТР Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Х.Җ.Алишинаны юбилее белән котлыйбыз! 29 Мая 2023

Бүген 29 майда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Җәүдәт кызы Алишина үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

24 майда Төмән өлкә Думасында «Хәзерге заманның глобаль мәсьәләләре контекстында Рус Дөньясы» Халыкара конференциясе кысаларында «Төмән өлкәсе укытучылары һәм остазлары: тарих һәм бүгенге көн» секциясе эше узды. Ул ел саен Славян язуы һәм мәдәнияте көне кысаларында уза. Модератор булып филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университетының Гуманитар тикшеренүләр институтының гомуми тел белеме кафедрасы профессоры, Төмән дәүләт университетының төрки телләр үзәге директоры Хәнисә Алишина чыгыш ясады. Ул бу көнне конференциядә катнашучылардан һәм фәнни хезмәттәшләреннән якынлашып килүче юбилее белән котлаулар кабул итте.

Конференциядә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Тимерханов Айнур Әхәт улы да катнашты, ул да Хәнисә Җәүдәт кызын туган көне белән тәбрик итте. Ул билгеләп үткәнчә, Хәнисә Алишина Төмән төбәгендә милләтара мөнәсәбәтләр үсешенә зур өлеш керткән, Төмәннең, Урал федераль округының, Татарстан Республикасының дәүләт, иҗтимагый, фәнни һәм мәгариф оешмалары белән актив хезмәттәшлек итә.

ТР Фәннәр академиясе вице-президенты А.А.Тимерханов ТР Фәннәр Академиясе Президиумы исеменнән Хәнисә Җәүдәт кызы Алишинага Фәндәге казанышлары өчен ТР Фәннәр академиясенең Алтын медален тапшырды.

Профессор Хәнисә Алишинаның фәнни-иҗади эзләнүләре күпкырлы. Ул 95 фәнни, 187 фәнни-популяр мәкалә, 7 монография, 4 укыту өчен кулланма-ярдәмлек чыгара. Төмән шәһәренең Кырынкүл бистәсе урамнарына галим-фольклорчы Хәмит Ярми, шагыйрь Булат Сөләйманов исемнәрен куйдыруда үзеннән зур өлеш кертә. Ул Якуб Зәнкиевнең беренче библиографы була, «Луноликая красавиңа Сузге» китабын чыгара, «Ялкында өтелгән мәхәббәт» романын рус теленә тәрҗемә итеп бастыра. Ике телнең үзенчәлекләрен нечкә белгән Хәнисә үзен оста тәрҗемәче һәм үткен телле публицист итеп таныта. 2005 елда аның «Татары земли сибирской» («Себер җирендә татарлар») исемле китабы басылып чыга һәм киң җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. Милләт язмышы — Хәнисә Алишинаның яшәү принцибы.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе коллективы Хәнисә Җәүдәт кызын юбилее белән котлый! Сәламәтлек, иҗади озын гомер, яңа казанышлар һәм уңышлар телибез.


Возврат к списку