Дәүләт Думасында «Россия Федерациясендә күп балалы гаиләләрнең хокукый хәле» темасына түгәрәк өстәл

Дәүләт Думасында «Россия Федерациясендә күп балалы гаиләләрнең хокукый хәле» темасына түгәрәк өстәл 17 Мая 2023

2023 елның 15 маенда РФ Дәүләт Думасында Россия Федерациясендә күп балалы гаиләләрнең хокукый хәле турында фикер алышу узды. ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры, социологик фәннәр докторы, Россия Фәннәр академиясенең Иҗтимагый фәннәр бүлегенең «Россиянең демографик һәм миграцион проблемалары» фәнни советы әгъзасы Ч.И.Илдарханова Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитетының «Россия Федерациясендә күп балалы гаиләләрнең хокукый хәле» түгәрәк өстәлендә катнашты. Гаилә һәм демография үзәге тарафыннан РФ субъектларында күп балалы гаиләләрнең хәле турында түгәрәк өстәл әзерләү өчен материаллар, «Россия Федерациясендә күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чаралары турында» Федераль закон проекты өчен тәкъдимнәр җибәрелде. 


Возврат к списку