Казанда узган проект сессиясендә укытучыларга адреслы ярдәм күрсәтү механизмнары турында фикер алыштылар

Казанда узган проект сессиясендә укытучыларга адреслы ярдәм күрсәтү механизмнары турында фикер алыштылар 16 Мая 2023

2023 елның 15-16 маенда КФУ Психология һәм мәгариф институтының Педагогик хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын өзлексез үстерү үзәгендә һәм Педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәгендә «Федераль һәм региональ дәрәҗәдәге педагогик хезмәткәрләрне һәм идарәче кадрларны фәнни-методик яктан тәэмин итүнең бердәм федераль системасы субъектларының үзара хезмәттәшлеге» ачык күчмә проект сессиясе узды.

Сессия операторы Самара дәүләт социаль-педагогик университеты (алга таба СДСПУ).

Сессия программасы үз эченә

 «Заманча белем бирүнең актуаль мәсьәләләре» бриф-сессиясен;

  •  төбәкнең педагогик хезмәткәрләрен һәм идарәче кадрларын фәнни-методик яктан тәэмин итүнең иң яхшы практикаларын тәкъдир итүне;
  •  «Төбәкнең фәнни-методик эшчәнлеге субъектлары: интеграция һәм үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттыру юллары» дискуссия мәйданчыгын;
  •  СДСПУ экспертлары җитәкчелегендә кече төркемнәрдә проект мәсьәләләрен хәл итүне берләштерде.

Проект сессиясендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Р.И.Шәяхмәтова, югары, өстәмә һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары, ЦНППМПР, ЦОПМКП җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, муниципаль методик хезмәтләр вәкилләре, шулай ук ТР Фәннәр Академиясенең Квалификация күтәрү үзәге хезмәткәрләре – җитәкче Л.Ф.Сәлихова һәм әйдәп баручы белгеч А.М.Хәмәтгалиева катнашты.

Татарстан Республикасы проект идеясенең эшче атамасы «Фәнни-методик ярдәм күрсәтүнең төбәк системасы  структурасында укытучыларга адреслы ярдәм итү механизмнары».

Нәтиҗәләр буенча Фәнни-методик ярдәм күрсәтүнең төбәк системасында үзара эш итү алгоритмы билгеләнде, проектның структурасы һәм эчтәлекле компонентлары: аның максатлары һәм бурычлары, күрсәткечләре, критерийлары, нәтиҗәләре, ресурслары, оештыру-идарә итү моделе, алга җибәрү инструментлары формалаштырылды.


Возврат к списку