Татарстанда авыл укытучылары Форумы булып узды

Татарстанда авыл укытучылары Форумы булып узды 12 Мая 2023

Педагог һәм остаз елы кысаларында 12 майда «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында авыл укытучыларының «Авыл укытучылары белән дан тота» республика форумы (алга таба – Форум) узды.

Форум авыл укытучысы хезмәтенең әһәмиятен арттыру, яшь буынны тәрбияләүдә аның югары ролен тану, һөнәри компетенцияләрне үстерү, укыту һәм тәрбияләүнең яңа формаларын эзләүгә стимуллаштыру максатыннан үткәрелде.

Форумда авыл җирлегендә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларында хезмәт эшчәнлеген алып баручы авыл җирлеге укытучылары, шул исәптән «Авыл укытучысы» һөнәри конкурсында җиңүчеләр һәм Татарстан Республикасы икътисады өчен кадрлар әзерләү өстендә эшчәнлек алып баручылар, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Россия Мәгариф академиясе, Россия Мәгариф министрлыгы академиясе, хакимиятнең төбәк органнары вәкилләре, өстәмә һөнәри белем бирү, югары педагогик белем бирү оешмалары, педагогик хезмәткәрләрнең, муниципаль мәгариф идарәсе органнарының һәм муниципаль методик хезмәтләрнең һөнәри осталыгын даими күтәрү һәм бәяләү үзәкләре җитәкчеләре катнашты.

Форум кысаларында педагогик остаханәләр һәм тематик мәйданчыклар эше оештырылды, аларда авыл мәктәпләрен үстерү перспективалары, авыл мәктәбе белән идарә итүгә заманча алымнар, мәгарифнең цифрлы трансформациясе шартларын күз алдында тотып белем бирү процессын һәм тәрбия эшен камилләштерү, авыл мәктәпләрендә патриотик тәрбия, һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәри әзерлекнең актуаль мәсьәләләре, шулай ук авыл укытучыларының һөнәри берләшмәләрен үстерү мәсьәләләре каралды.

Форумны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды.

ТР Фәннәр академиясенең Квалификация күтәрү үзәге хезмәткәрләре эшче төркем составында форумны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнаштылар. Форумда тәкъдим ителгән тәҗрибә һәм идеяләр кызыклы һәм файдалы булды.

Возврат к списку