Татарстан Республикасында 2030 елга кадәр Органик авыл хуҗалыгын үстерү программасын әзерләү

Татарстан Республикасында 2030 елга кадәр Органик авыл хуҗалыгын үстерү программасын әзерләү 15 Мая 2023

2023 елның 11 маенда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе бинасында Татарстан Республикасында 2030 елга кадәр Органик авыл хуҗалыгын үстерү программасын булдыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Органик авыл хуҗалыгы һәм экологик чиста продукция үзәге утырышы булып узды.

Утырыш барышында Татарстан Республикасында 2030 елга кадәр органик авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасы кысаларында башкарыла торган чараларга кагылышлы тәкъдимнәр буенча фикер алыштылар. Программаны техник яктан төзү белән шөгыльләнүче редакция төркемен булдыру кирәклеге билгегәнде. Шулай ук юнәлеш җитәкчеләренең үзләренең органик авыл хуҗалыгы тармаклары буенча тәкъдимнәрнең эчке аудитын үткәрергә, төп тәкъдимнәрне аерып чыгарырга, финанслау ихтыяҗларын билгеләргә һәм аларны бердәм стандартка китерергә тиешлеге ачыкланды.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова катнашты, ул Программаны булдыру – зур ресурсларны җәлеп итүне таләп итә торган зур процесс дип билгеләде. Ул кече хуҗалык итү формаларын органик авыл продукциясе җитештерүгә таләпләрне үтәүче кластерларга берләштерү базасында эксперименталь программа булдыруны тәкъдим итте, соңыннан аларның тәҗрибәсен Татарстан Республикасында 2030 елга кадәр органик авыл хуҗалыгы үсеше дәүләт программасы нигезенә күчерүне тәкъдим итте.


Возврат к списку