Рөстәм Миңнеханов Квалификация күтәрү үзәге җитәкчесе Сәлихова Лилия Фәнүр кызына Татарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исем бирде

Рөстәм Миңнеханов Квалификация күтәрү үзәге җитәкчесе Сәлихова Лилия Фәнүр кызына Татарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исем бирде 15 Мая 2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ТР Фәннәр Академиясенең Квалификация күтәрү үзәге җитәкчесе Сәлихова Лилия Фәнүр кызына «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирү турында Указга кул куйды. Мәгариф хезмәткәрләрен әзерләүгә һәм квалификацияләрен күтәрүгә зур өлеш керткәне һәм Татарстан Республикасында белем бирү процессын фәнни-методик тәэмин итү буенча күпьеллык эше өчен бүләк 2023 елның 12 маенда «Авыл укытучылары белән дан тота» Республика форумында тапшырылды.

Лилия Фәнүр кызы Сәлихова авыл мәктәбендә математика һәм физика укытучысы булудан алып Мәгарифне үстерү институтының укыту-методик эш буенча проректоры һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Квалификация күтәрү үзәге җитәкчесенә кадәр хезмәт юлын үтте.

Квалификация күтәрү үзәге җитәкчесе вазифасында эшләгәндә Л.Ф.Сәлихова үзен җаваплы җитәкче, искиткеч оештыручы һәм инициативалы хезмәткәр буларак таныта, ул үз компетенциясендә булган катлаулы мәсьәләләр буенча карарлар кабул итүдә җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер. Ул үзенә, коллегаларына һәм буйсынучыларына таләпчән. Аңа ышанып тапшырылган үзәк куелган бурычларны үти.

Хөрмәтле Лилия Фәнүровна, сезгә ныклы сәламәтлек, куелган максатларыгызга ирешүегезне телибез!

Хезмәт эшчәнлегендә алга таба уңышлар һәм Татарстан өчен яңа һөнәри казанышлар насыйп булсын!


Возврат к списку