ТР ФА Археология институты хезмәткәрләре ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында катнаштылар

ТР ФА Археология институты хезмәткәрләре ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында катнаштылар 23 Января 2023

2023 елның 18 гыйнварында Казанда Дротоевский йортында ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы узды. Күчмә утырыш эшендә ТР ФА Археология институты хезмәткәрләре: директор урынбасары Р.Р.Хәйретдинов һәм галим сәркатип Р.Р.Саттаров катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан утырышта катнашучылар федераль әһәмияттәге “Дротоевский йорты, 1837 ел, арх. Петонди Ф.И.” архитектура һәйкәлен карадылар. Бинада күптән түгел реставрация эшләре тәмамланды. Утырыш барышында Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектларын дәүләт тарафыннан саклауның өстенлекле юнәлешләре тикшерелде.

Күчмә утырышта катнашучылар А.Х.Халиков исемендәге Археология институтының Археология музее фондларыннан 2022 елда Татарстан Республикасы Спас районы территориясендә Болгар шәһәрчеген һәм Казан шәһәренең тарихи өлешенең мәдәни катламын казу вакытында табылган археологик экспонатларны күрү мөмкинлегенә ия булдылар.


Возврат к списку