Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә 30 яшь тула!
Татарстан Республикасында туган телләрне һәм әдәбиятны укыту мәсьәләләре, аларны хәл итү юллары; татар теле һәм татар әдәбиятыннан электрон дәреслекләр төзү;туган тел һәм әдәбиятны укытуның яңа формасы булараквидеодәресләрбуенча фикер алышу булды.Татарстан Республикасында туган тел һәм әдәбиятны өйрәтүдә заманча белем бирү траекторияләренә күзәтү ясалды (СберКласс платформасы) һәм яңа проектлар демонстрацияләнде. Чарада Г. Ибраһимов исемендәге ТӘҺСИ тарафыннан әзерләнә торган сүзлекләрнең электрон фонды һәм Гамәли семиотика институтының гамәли лингвистик проектлары демонстрацияләнде.
Презентациядә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре һәм онлайн форматта Россия Федерациясе субъектларының туган тел һәм әдәбият укытучылары, Татарстан Республикасының милли мәгариф өчен җаваплы методистлары катнашты.