Шиһабетдин Мәрҗани — «Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт»

Шиһабетдин Мәрҗани — «Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт» 13 Сентября 2021
Шиһабетдин Мәрҗани — «Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт»

Бөек татар галиме, илаһият белгече, дин эшлеклесе, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе Ябынчы авылында туа.

Бабасы Габделкотдус Мәрҗан авылыннан булганга, ул шул тәхәллүсне ала. Атасы Баһаветдин хәзрәт Бохара мәдрәсәсендә белем ала, биш ел буе Ябынчыда, 40 елга якын Ташкичүдә имам, мөдәррис булып тора. Шиһабетдингә 5 яшь чагында әнисе Хөбәйбә дүрт баласын калдырып, дөнья куя.

1835 елда атасының Ташкичү мәдрәсәсен тәмамлагач, Мәрҗани 17 яшеннән шунда ук укыта. 1838-1849 елларда Бохарадагы «Күгелдаш» һәм «Мир-Араб» мәдрәсәләрендә, шулай ук Сәмәркандның «Ширдар» мәдрәсәсендә укый. Бер үк вакытта абруйлы дин белгечләреннән дәресләр дә ала; китапханәләрдә гарәп-мөселман акыл ияләре Әбүгалисина, Ибне әл-Гарәби, Ибне Рөшд, Ибне Халдун һәм башкаларның хезмәтләрен өйрәнә, мантыйк һәм фикъһ буенча әсәрләргә аңлатмалар, Бохарада табигыять фәннәрен укытуга карата тәнкыйди хезмәт яза.

Мәрҗани шулай ук тарихи кулъязмалар һәм документларны җыю һәм күчерү белән дә шөгыльләнә. Бохарада ул суфичылык агымы белән таныша, рухани остазлык хокукы алуга ирешә.

Мәшһүр дин һәм җәмәгать эшлеклесе, галим мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы турындагы тапшыруны Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, танылган тарихчы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев алып бара.

Аны бу сылтама буенча карагыз: https://www.youtube.com


Возврат к списку