КОТЛЫЙБЫЗ!

29 Августа 2021

Рөстәм Миңнеханов Республика Көне алдыннан Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара 28 август көнне Казан Кремлендә узды һәм Республика Көненә багышланды.

ТР Фәннәр академиясе Президенты М.Х. Сәлахов Татарстан Республикасының югары дәүләт бүләге - «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнде.


орден.jpg орден2.jpeg орден1.jpeg

Хөрмәтле Мәкъзүм Хәлимулла улы!
Сезне чын күңелебездән бу югары дәүләт бүләге - «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены бирелү белән котлыйбыз. Бу бүләк сезнең һөнәри һәм шәхси сыйфатларыгызны турыдан-туры раслаучы чын бәя, һәм, һичшиксез, Сез аңа лаеклы. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм алга таба куелган максатларыгызны гамәлгә ашыруыгызны телибез!

ТР Фәннәр академиясе коллективы. _______________________________________________________________________________________________________

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены Татарстан Республикасының иң югары дәүләт бүләге булып тора. Аның белән гражданнар Татарстан Республикасының дәүләтчелеген үстерүдәге, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүдәге, икътисадны, мәдәниятне, фәнне, мәгарифне, сәламәтлек саклауны, сәнгатьне һәм спортны үстерүдәге аерым казанышлары өчен, җәмәгать тәртибен саклауда батырлык һәм түземлек күрсәткән өчен бүләкләнәләр.


Возврат к списку