«Ташъязмалар янмый»

«Ташъязмалар янмый» 24 Мая 2021

«Ташъязмалар янмый»: Башкортстандагы кабер ташларында язулар барысы да татар телендә

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белгечләре соңгы елларда Башкортстан җирлегендә яшәүче татарларның мирасын өйрәнә. Фундаменталь фән белән шөгыльләнү белән беррәттән, экспедицияләр аша эзләнүләргә, өйрәнүгә материал туплауга игътибар бирелә.

Институт галимнәре бер бик гади һәм ачык күренешкә игътибар итәргә өндәде. Әгәр теге яки бу җирлектә берәр халык яшәгән икән, анда ул халыкның каберлекләре барлыкка килә. Башкортстанда бары тик татар язулы каберлекләр генә ачыкланган. Институт галимнәренең китапларында кабер ташларының фотолары, язуның гарәпчә һәм кириллицада язылышы бирелгән. Бер генә язуда да башкорт теле абайланмый - барысы да татар телендә.

— Башкортстанга гына игътибар бирелә икән, дигән сүз түгел. Үзбәкстан, Казахстанда яшәүче милләттәшләребез белән, шул исәптән, Россиянең барлык төбәкләрендә дә фәнни эшләр алып барыла, институтыбыз елына 40-45 китап чыгара. Шуңа күрә без Башкортстан белән генә чикләнмибез. Соңгы биш елда без уннан артык төбәктә эшләп кайттык, республикада җиде-сигез районда булды», — дип билгеләп үтте матбугат очрашуында институт директоры Ким Миңнуллин.

Китапларның бер өлеше Фәннәр Академиясенә бирелгән бюджеттан хисабыннан, бер өлеше Татарстан хөкүмәте акчасыннан алына.

Бу хакта тулырак монда укырга


Возврат к списку