Татарстан укучылары «ПроеКТОрия» Бөтенроссия һөнәри ориентация форумында катнашачак

Татарстан укучылары «ПроеКТОрия» Бөтенроссия һөнәри ориентация форумында катнашачак 29 Октября 2020

Татарстан укучылары «ПроеКТОрия» Бөтенроссия һөнәри ориентация форумында катнашачак

26 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр Россия мәктәп укучылары һәм педагоглары «ПроеКТОрия» Бөтенроссия форумында катнашачак.

Онлайн-форум дәвамында бөтен илдән 540 укучы пандемия вакытында төрле тармак белгечләренә нинди авырлыклар белән очрашырга туры килүен җентекләп өйрәнәчәк. Быел программада 6 өлкә каралган: фармацевтика, мәдәният/креатив индустрия, энергетика, медицина, мәгариф һәм IT.

Илнең һәр төбәгендә экспертлар һәм башка өлкә командалары белән аралашу өчен махсус мәйданчыклар оештырылачак. Татарстанда 28 октябрьдә ике мәйданчык эшләячәк: КФУның IТ-лицеенда һәм Иннополис Университетында. Безнең мәктәп укучылары өч блоктан торган һәм цифрлаштыру темасына багышланган кейслар чишәчәк.

Мәгълүмат Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтеннән алынды


Возврат к списку