«Tatsoft» программа продуктлары

Сайт: tatsoft.tatar

Татар теле, Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак һәм Татарстанда, Россиядә һәм бөтен дөньяда яшәүче миллионлаган кешенең туган теле буларак, инде күптән мәгълүмати технологияләрдә кулланыла. Моннан тыш, торган саен күбрәк кеше заманча информатизация һәм аралашу чаралары белән эшләгәндә үзләренең эшләрен нәтиҗәлерәк башкару өчен туган телне кулланырга тели.

Бу мөмкин булсын өчен локальләштерү ысулы кулланыла. Бу – тәрҗемәнең бер төре, ул мәгълүматларны тәрҗемә ясалган телдәге халык яки төбәкнең мәдәни контекстына адаптацияләү белән бәйле. Программа тәэминатын локальләштерү дигәндә милли телдәге текстларны кертү, төзәтү һәм бастыруны тәэмин итә торган махсус программалар (драйверлар) ясау, интерфейс элементларын, белешмә һәм ярдәм файларын, документларны тәрҗемә итү һәм адаптацияләү күз алдында тотыла. Татарча локальләштерү мәсьәләсе Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә яшәүче биш миллионнан артык татар өчен зур әһәмияткә ия.

Tatsoft проекты татар телен заманча мәгълүмати аралашу технологияләрендә кулланырга теләгән барлык кешеләргә хезмәт итә. Проектның төп максаты – санакларны һәм программа тәэминатын, мобиль җайланмаларны һәм кушымталарны, шулай ук веб-ресурсларны татар теленә локальләштерү турында мәгълүматны бер урында туплау. Бу дөнья буйлап таралган миллионлаган татар кешесенә туган телендә заманча мәгълүмати аралашу технологияләрен бердәм мәгълүмат аланында һәм бердәм стандартлар буенча куллану мөмкинлеге бирә.