Мәгълүмат эшкәртүнең интеллектуаль технологияләрен булдыру өчен татар теленең когнитив потенциалын өйрәнү

Татар теленең когнитив һәм структур мөмкинлекләрен өйрәнү һәм прагматик юнәлешле лексик-грамматик модельләрен төзү актуаль һәм перспективалы мәсьәлә булып тора. Моның ярдәмендә интеллектуаль программалау телләрен, операцион системаларны һәм программа коралларын ясарга; татар теленең һәм башка төрки телләрнең структур, концептуаль һәм когнитив характеристикаларына нигезләнгән ясалма интеллект системасы белән аралашу телен булдырырга; шулай ук перспективада татар теленең концептуаль моделе нигезендә ясалма интеллектның “аң асты” телен булдырырга мөмкин.

Әлеге мәсьәләләрне чишү телнең цифрлы тирәлектә яңа, сыйфат ягыннан югарырак мотивацияле дәрәҗәдә кулланылуын тәэмин итәргә мөмкин. Моннан тыш, бу телнең үзен цифрлы технологияләр тарафыннан тикшерү һәм үстерүнең актуальлегенә һәм кирәклегенә китерәчәк.

Әлеге тематиканы тикшерүнең максаты – когнитив һәм лексик-грамматик элементларның эзләү образларын формалаштыру һәм алар нигезендә татар теленең корпусында аларга туры килерлек контекстлы структураларны табу, аларны семиотик модельләр рәвешендә тәкъдим итү, телнең технологиялелеген билгеләү ягыннан анализлау. Болар табигый тел мәгълүматын эффектив эшкәртә торган программалы чаралар төзү өчен фәнни һәм гамәли яктан кызыклы.