«Төрки морфема» порталы

Сайт: modmorph.turklang.net

«Төрки морфема» порталы – лингвистик мәгълүмат базасын һәм программалы хезмәтләр җыелмасын берләштергән комплекс. Бу хезмәтләр әлеге база белән эшләү һәм төрки телләрдәге текстларны эшкәртү өчен дә кулланыла. Порталда күпсанлы төрки телләр өчен төрле типтагы лингвистик ресурслар тупланган, шуңа күрә әлеге ресурсны эшләү озак эзләнүне таләп итә һәм этаплап башкарыла. Алдагы этапларда семантик модельләр һәм тасвирлама белән төрки телләрнең лингвистик берәмлекләренең төрле тел дәрәҗәләрендәге (фонология, морфология һәм синтаксис) мәгълүмат базасы төзелде. 

Порталның лингвистик мәгълүмат базасы бердәм белемнәр графын тәшкил итә. Ул структур үзенчәлекләргә ия булган берничә кече графка аерыла.

Телнең лингвистик берәмлекләр базасы күп дәрәҗәле белемнәр графын тәшкил итә. Анда төрле дәрәҗәдәге берәмлекләр: морфемалар, сүз формалары, синтаксемалар, җөмләләрнең тасвирламасы һәм шулай ук әлеге берәмлекләрнең телдә ярашу кагыйдәләре кертелгән. Төп тел берәмлекләре буларак төрки телләрнең тамыр һәм аффиксаль морфемалары кулланыла. Модельдә булган башка тел берәмлекләре төрле дәрәҗәдәге морфемаларның комбинацияләре булып торалар. Беренче дәрәҗәдәге комбинацияләр – ул сүз формалары, киләсе дәрәҗәдә – сүз формаларының комбинацияләре һ.б.

Кече белем графлары белем графының семантик блогы ярдәмендә үзара бәйләнәләр. Анда төшенчәле-таксономияле һәм ситуацияле-фреймлы кече графлар бар. Төшенчәле-таксономияле кече граф – билгеле булган WordNet тезаурусына охшаш таксономия ясый торган белем графы, ә ситуацияле-фреймлы кече граф – FrameNet, VerbNet ресурсларына охшаш типик ситуацияләрне тасвирлый торган белем графы.