Татар теленең морфологик анализаторы

Морфологик анализатор күп кенә тулы функцияле лингвистик процессорларда төп компонент булып тора. Татар теленең морфологик анализаторы Helsinki Finite State Transducer (HFST) инструментариеның ахыр хәлләрдәге трансдьюсерлар технологиясе ярдәмендә телнең ике дәрәҗәле морофологик моделе нигезендә эшләнгән (Koskenniemi моделе, 1983).

Морфологик анализатор «Туган тел» татар гомумтел корпусында сүз формаларын грамматик аннотацияләү өчен кулланыла, РОССИЯ Университет мәгълүмати системасында (УИС РОССИЯ) русча-татарча текстлар тупланмасында эзләү функционалын тәэмин итү өчен һәм Казан федераль университетында филология юнәлеше буенча уку-укыту процессында кулланыла.