Татар халык сөйләшләренең электрон атласы (ТӘһСИ, КФУ белән берлектә)

Сайт: atlas.antat.ru

2011-2012 елларда ТР ФА Гамәли семиотика институты, ТӘһСИ, КФУ белгечләренең уртак эше нәтиҗәсендә татар халык сөйләшләре атласының электрон версиясе төзелә. Ул ТӘһСИ әзерләгән беренче басма атласның бастырылган I-II томнарының (1989 ел) һәм ул вакытта әле бастырылмаган III томының материаллары нигезендә төзелде. Эш РГНФ финанс ярдәме белән башкарылды (11-04-12020в номерлы проект).

Татар халык сөйләшләре атласында Россиянең татарлар яшәгән 28 төбәгендә махсус программа нигезендә (1959 ел) тупланган фонетика, морфология, лексика һәм синтаксис буенча мәгълүматлар бар.

Электрон атласның мәгълүмат базасы атрибутлар өлешеннән һәм карталар өлешеннән гыйбарәт. Анда 1017 торак пунктта 215 тел күренешенең таралышы турында мәгълүмат тәкъдим ителгән. Атлас карталарында сайланган торак пунктлар өчен диалект һәм сөйләшләрнең таралышы турында мәгълүмат китерелгән (китап версиясендә юк).

Мәгълүмат базасында статистикага бәйле типик эзләүләр системасы булдырылган. Атласка татар теленең диалектлары буенча иң киң колачлы (1000 атамадан артык) библиография кертелгән, торак пунктлары буенча Интернет челтәре ярдәмендә өстәмә мәгълүмат алу системасы ясалган.

Атласның электрон вариантын чыгару татар теле буенча диалектологик белемнәрне геомәгълүмат системалары нигезендә тәкъдим итүдә яңа этап булып тора. Электрон вариантта тәкъдим итү кулланучыга визуальләштерелгән мәгълүматның күренеше белән идарә итәргә, атлас карталарында урнаштырылган объектлар турында өстәмә мәгълүмат алырга, эзләү чараларын кулланырга, атлас составындагы барлык үзгәрешләрне хәрәкәттә төзәтергә мөмкинлек бирә.

Хәзерге вакытта әлеге атласны яңа технологияләр ярдәмендә камилләштерү һәм аның яңа версиясен төзү буенча эшләр алып барыла.