Цифрлы белем бирү технологияләрен эшләү

Укучыларның белемен тикшерү хәзерге мәгълүмат дәверендә белем бирүнең әһәмиятле гамәли юнәлеше булып тора, чөнки кеше җитештергән мәгълүмат күләме экспоненциаль рәвештә диярлек үсеп тора һәм күп кенә яңа дисциплина ара юнәлешләрдә актив фәнни эзләнүләр алып барыла. Электрон белем бирү системаларының киң рәвештә таралу шартларында укучыларның материалны үзләштерү сыйфатын даими анализлауны кертү ихтыяҗы барлыкка килә. Мондый системаларны санаклаштыруның иң актуаль юнәлеше – белемне тикшерү өчен табигый телдәге тулы җөмләләр рәвешендә тәкъдим ителгән сорауларга җавапларны тикшерү алгоритмын кертү.

Әлеге юнәлеш кысаларында түбәндәге мәсьәләләр хәл ителә:

1. Белем бирү тестларын булдыру һәм аларның сыйфатын бәяләү технологияләре.

Адаптив өйрәтү мохитының тикшерү-диагностикалау компоненты өчен белемне тикшерүдә яңа технологияләр эшләү онтологик якын килү нигезендә гамәлгә ашырыла. Монда белем бирү тестларын булдыру һәм аларның сыйфатын бәяләү мәсьәләләре актуаль булып тора. Тестларны булдыру конкрет укыту курсларының онтологиясе нигезендә башкарыла. Автоматик методлар белән тестларны бәяләүче кече система тестның төп белемен, ягъни тестның соравы бирелгән концептуаль структураларны чыгара һәм аларны онтологик модельнең релевантлы челтәр фрагменты белән чагыштыра. Чагыштыру нәтиҗәсендә билгеле бер чагыштыру метрикасы буенча тестның бәяләмәсе булдырыла, анда бердәмлек, чынлык, категориясе туры килү һ.б. тикшерелә. Әлеге технология төрле тестларны чагыштыру процедураларын объективлаштырырга, чагыштыруның верификацияләү параметрларын билгеләргә мөмкинлек бирә.

2. Укучының табигый телдәге ирекле текст формасында төзелгән ачык җавапларын анализлау өчен лингвистик процессор.
Текстны анализлау җавап модельләренең семантик-синтаксик формаларына нигезләнә. Моның ярдәмендә җаваплардан сорауга туры килгән белемнәрне чыгару мөмкин. Сорау-җавап грамматикасы төзелә, рус һәм татар теле өчен морфологик һәм өлешчә синтаксик анализ модульләре гамәлгә ашырыла.