Яңалыклар

Институтыбыз хезмәткәре — «Татар теле — халкым теле» конкурсында эксперт 16.04.2026

Институтыбыз хезмәткәре — «Татар теле — халкым теле» конкурсында эксперт

Бу көннәрдә «Сәләт-Батыр» базасында II Бөтенроссия «Татар теле — халкым теле» иҗади конкурсы һәм семинары узды.

 Чарада Татарстан һәм Чуашстан районнарыннан татар телендә төрле фәннәрне укытучы мөгаллимнәр катнашты. Катнашучыларның эшләре педагогика һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге белгечләр тарафыннан бәяләнде. 

Эксперт буларак Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтының әйдәп баручы хезмәткәре Хакимов Булат чакырылды. Ул конкурс эшләренә бәя бирүдә актив катнашты, катнашучыларга методик ярдәм күрсәтте. 

Семинар кысаларында методика һәм психология остаханәләре, түгәрәк өстәлләр һәм иҗади чаралар оештырылды.

Возврат к списку