Яңалыклар

Институт белгечләре Карачай-Чиркәс университетында конференциядә катнаша 28.05.2025

Институт белгечләре Карачай-Чиркәс университетында конференциядә катнаша

28-29 май Карачай-Чиркәс дәүләт университетында "Россия халыклары телләре. Перспективалар һәм үсеш" дигән фәнни-гамәли конференция уза. Анда ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты галимнәре дә катнаша. 

 Алар "Төрки телләр һәм ясалма интеллект", "Белем графлары нигезендә онтолингвистик платформа", "Туган тел" корпусында белем графларын куллану" кебек темаларга чыгышлар ясый. 

 Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән 300дән артык белгеч катнаша.

Возврат к списку