Яңалыклар

Юбилей белән котлыйбыз! 13.05.2025

Юбилей белән котлыйбыз!

Бүген институтыбызның фәнни хезмәткәре Аюпов Мадехүр 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итә! 

Хөрмәтле Мәдехүр Мәсхүт улы! 

Эштә киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кирәк чакта терәк булырга сәләтле хезмәткәр булсагыз, өйдә Сез – матур гаилә башлыгы, яраткан балаларыгызның ныклы таянычы.
 Сезне олы бәйрәмегез – 50 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәк тормышыгызда Сезгә ныклы сәламәтлек, тигезлек, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш, эшегездә уңышлар телибез. Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы булып калыгыз. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын.


Возврат к списку