Яңалыклар
12.02.2025
"Фәнни алга китеш" премиясе
"Научный прорыв. Фәнни алга китеш" премиясе ияләре билгеле булды. "Фәндә цифрлаштыру" номинациясендә беренчелеккә Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин лаек булды.
Премияне тапшыручы ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, "безнең галимнәр фән күгендә балкучы йолдызларга тиң".
Җитәкчебезне котлыйбыз! Исәнлек-саулык белән бергә Татарстан, туган телебез киләчәге өчен эшендә алга таба да зурдан-зур уңышлар, фән юлының киң һәм якты булуын телибез.
