Яңалыклар
03.12.2024
Институт хезмәткәрләре ачык лекция үткәрде
Бүген Институт хезмәткәрләре КФУның Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты (ИВМиИТ-ВМК) студентларына "ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты IT-эшләнмәләрендә ясалма интеллект технологияләре" темасына ачык лекция үткәрде.Лекция Казан федераль университетының 220 еллыгына багышланган чаралар кысаларында институтны төрле елларда тәмамлаучылар белән очрашу, тәҗрибә уртаклашу рәвешендә узды.
Институт директоры Ринат Гыйльмуллин шулай ук студентларны Kazan Digital Week кысаларында үткәрелә торган IT-хакатоннар һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә стажировка үтү мөмкинлеге белән таныштырды.
