Яңалыклар
18.11.2024
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты оешуга – 15 ел.
Тарихка күз салсак, Институт 2009 елның ноябрендә Казан дәүләт университеты һәм ТР Фәннәр академиясенең «Ясалма интеллект мәсьәләләре» уртак фәнни-тикшеренү лабораториясе һәм Казан дәүләт техник университет (КАИ) һәм ТР Фәннәр академиясенең «Прометей» уртак фәнни-тикшеренү институты базасында оеша. Бүгенге көндә Институтта «Гуманитар өлкәдә семиотик модельләштерү» фәнни юнәлеше үсеш ала, ул түбәндәге өлкәләрдә фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр белән бәйле:
• Интеллектуаль компьютер технологияләрендә лингвистик модельләр.
• Машина тәрҗемәсе.
• «Туган тел» татар гомумтел корпусы.
• Татар сөйләмен анализлау һәм синтезлау системасы.
• Онтологик модельләштерү.
• Мәгарифтә электрон дәреслекләрне һәм интеллектуаль системаларны проектлау.
• Татар халык сөйләшүләре атласының электрон версиясе.
• «Төрки морфема» Лингвистик порталы.
• Электрон сүзлекләр
• Татар телендә хәбәрне тиз кертү системасы һәм татар клавиатурасы.
Сезнең игътибарга Институтның эшчәнлеге турындагы видеороликны тәкъдим итәбез:
