Яңалыклар
21.10.2024
«TurkLang-2024» Халыкара фәнни конференциясенә чакырабыз!
7-9 ноябрь көннәрендә Казанда Төрки телләрне компьютер ярдәмендә эшкәртү «TurkLang-2024» Халыкара фәнни конференциясе узачак. Быел ул Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсеш елы һәм ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтының 15 еллыгына багышланачак. Инде 12 ел дәвамында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты (Казахстан) һәм Истанбул техник университеты (Төркия) белән берлектә әлеге фәнни конференцияне төп оештыручыларның берсе булып тора. Конференциянең генераль партнеры – Яндекс компаниясе.
Конференция эшендә Россиянең күп төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 100дән артык әйдәп баручы галимнәр һәм уйлап табучылар катнашуы көтелә. Конференция программасына пленар һәм секция утырышлары, түгәрәк өстәлләр, программ эшләнмәләре күргәзмәсе кертелгән.
