Яңалыклар

«Төрки телләрнең лингвистик корпуслары: теория һәм практика» темасына халыкара түгәрәк өстәл 25.09.2024

«Төрки телләрнең лингвистик корпуслары: теория һәм практика» темасына халыкара түгәрәк өстәл

Бүген Абай исемендәге Казах милли педагогика университетында (Алматы шәһәре) «Төрки телләрнең лингвистик корпуслары: теория һәм практика» темасына халыкара түгәрәк өстәл узды. 

 Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре тарафыннан 2 доклад тәкъдим ителде. Институт директоры урынбасары Айрат  Гатиатуллин «ТР ФА Гамәли семиотика институтының электрон лингвистик ресурслары» темасына доклад тәкъдим итте,  әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Булат Хәкимов «”Туган тел” татар теленең милли корпусы: морфологик билгеләү һәм эзләү системасы» дигән доклад белән чыгыш ясады. Коллегаларыбызның чыгышы зур кызыксыну уятты.

Возврат к списку