Яңалыклар
10.09.2024
Татар теле «Яндекс» сервисларында
Бүген Kazan Digital Week кысаларында Татарстан Фәннәр академиясе белән «Яндекс» арасында шундый килешүгә кул куелды. Документны ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм компаниянең мәгълүмати технологияләр өлкәсендә региональ хезмәттәшлек буенча директор Антон Москаленков имзалады. «Фәннәр академиясендә бу юнәлештә шактый тәҗрибә, нәтиҗәләр тупланган. Әлеге нәтиҗәләр нигезендә татар телле «Яндекс» сервисларын киңәйтү – төп макасатларыбызның берсе», – диде ТФАнең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин әлеге чарадан соң.
