Яңалыклар
10.09.2024
«Kazan Digital Week-2024» халыкара форумы
Tatar.Бу Хакатон җиңүчесе - Иннополис университетының Nuha AI командасы Сколково Инноваторлар академиясенең 600 проекты арасында Россиянең яшьләр проектларының алдынгы биш команданың берсе итеп билгеләнде. Ясалма интеллект нигезендә 3D-сканлаштыруны эшләүче Nuha AI командасы октябрьдә Казанда узачак БРИКС саммитында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясаячак.
Бүгенге көндә дә ТР Фәннәр академиясе ярдәмендә әлеге технология Татарстанның табигать тарихы музеенда апробация уза.
Әлеге эшләнмә белән ТР Фәннәр академиясе стендында һәм Kazan Digital Week кысаларында уза торган Venture Games инвестицияләр чарасында танышырга мөмкин.
