Яңалыклар

Институт вәкилләре сәлкешләр белән очрашты 31.07.2024

Институт вәкилләре сәлкешләр белән очрашты

XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының дүренче сменасы – IT-технологияләр Биләр Форум кысаларында институт директоры Ринат Гыйльмуллин, директор урынбасары Айрат Гатиатуллин, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Булат Хәкимов сәләтле балаларга IT-технологияләрнең кеше тормышының бөтен өлкәләрендә дә мөһим роль уйнавы турында сөйләде, мавыктыргыч цифрлы дөнья белән таныштырды.

 Форумда республиканың төрле төбәкләреннән 800 гә якын бала катнашты, IT-өлкәдә практик һәм теоретик белемнәр туплады.

Возврат к списку