Яңалыклар
15.07.2024
Яндекс татар сүзләрен әйтергә һәм татар телен аңларга өйрәнәчәк!
Якын арада Яндекс компаниясе тәрҗемәчедә «диалог» функциясен башлап җибәрәчәк. Бу мөмкинлек компания һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә туды. Яндекс тәрҗемәче яки мобиль кушымта кулланып, тәрҗемә итү өчен җөмләне әйтү дә җитә. Тәрҗемәче аны аңлаячак, бастырачак һәм тәрҗемә итәчәк. Һәм киресенчә: кулланучы тәрҗемәчедә фразалар яза һәм аларның ничек яңгыравын ишетә ала.
Татар теле Россия халыклары телләре арасында Яндекс сервисларында сөйләм синтезы һәм танып белү технологиясе кулланылган беренче тел булачак.
Киләчәктә башка мөмкинлекләр: тел ияләре белән диалог режимында аралашу, сайтларда текстны яңгырату яки виртуаль ассистент Алиса авызыннан татар әкиятләрен ишетү дә барлыкка килер дип ниятләнә.
