Яңалыклар

«Р.Г. Бохараев исемендәге Хакатон» ябылу тантанасы 19.05.2024

«Р.Г. Бохараев исемендәге Хакатон» ябылу тантанасы

 Югары технологияләр өлкәсендә “Идея” ИТ-паркында «Р.Г. Бохараев исемендәге Хакатон» ябылу тантанасы узды. 
 Профессор Р.Г. Бухараев истәлегенә багышланган быел бишенче мәртәбә үткәрелә торган «Tatar.Бу Хакатон»да катнашу өчен 258 гариза бирелгән иде. Финалга 100 кеше узды. Бу – гомуми белем бирү учреждениеләренең 7-11 класс укучылары һәм югары уку йортларының һәм көллиятләрнең 1-4 курс студентлары. Алар Казаннан тыш, Иннополистан, Яшел Үзән, Буа, Зәй, Чуваш Республикасы, Рязань, Сочи һәм Мәскәүдән, шулай ук Сүриядән, Таҗикстаннан, Таҗикстаннан (Иннополис университеты студентлары) килде. 

 Түбәндәге җиңүчеләр чекпоинтлар һәм финал демонстрацияләре нәтиҗәләре буенча билгеләнде, алар дипломнар һәм акчалата призлар белән (гомуми бүләкләү фонды – 600 000 сум) бүләкләнде. 

 Кече лига 
 3 урын – “люти 7-2 крутышки ” командасы, “TatarLanguageLab” проекты (КФУ IT-Лицей укучылары) – 40 000 сумлык сертификат TatarLanguageLab – татар телен һәм мәдәниятҗ өйрәнергә ярдәм итә торган телеграм-бот. 
 2 урын – “IT-AUL” командасы, “Нулевой километр” проекты (Казанның 2нче лицей-интернаты, "Столичный Кит" мәктәбе, 16 гимназиясе, 131 лицее укучылары) - 60 000 сумлык сертификат Татар теле грамматикасын җайлы форматта өйрәнү өучен ясалган телеграм-бот-уен. 
 1 урын – “Cit Code” командасы, “Икетель” проекты (студенты КИТ КАИның МТК, Мәгълүмати технологияләр көллиятенең Компьютер технологияләре һәм мәгълүматны саклау институтының урта һөнәри белем бүлеге) – 100 000 сумлык сертификат Нейрочелтәр тарафыннан булдырылган татарча әкият-текст. 

 Өлкән лига
 3 урын - “DSC” командасы, “Tatar teacher” проекты (Иннополис Университеты студентлары ) – 80 000 сумлык сертификат Татар сөйләмен яхшыртуга һәм дөрес әйтүгә юнәлдерелгән платформа. 
 2 урын – “ВФМлар” командасы, “Стажер Тукай” проекты ("Сириус" университеты, Сочи ш., Мәскәү Халыкара университеты, Иннополис Университеты студентлары) – 120 000 сумлык сертификат Видеороликлар өчен автомат рәвештә татар субтитрлары ясый, аудионы текстка үзгәртә һәм текстларны башка телләрдән татар текстына гомумиләштерә торган сайт. 
 1 урын – “MISIS 52” командасы, “Belem” проекты (МИСИС МТТУ студентлары, Мәскәү ш. – 200 000 сумлык сертификат telegram web-app тулыландыра торган веб-кушымта. 

 Катнашучылар шулай ук экспертлар һәм потенциаль партнерлардан кире элемтә, моңа өстәп ТР Фәннәр академиясендә стажировка узу һәм Kazan Digital Week 2024 тә DemoDay да катнашу өчен сайлап алу мөмкинлеге алды. 

 Чараны ябу тантанасында ТР Фәннәр академиясе Президенты, Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе Советы рәисе, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айрат Хәсьянов, ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Возврат к списку