Яңалыклар
17.05.2024
Профессор Р.Г. Бухараев исемендәге «Tatar.Бу Хакатон»
Бу көннәрдә Казанның югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында укучылар һәм студентлар өчен профессор Р.Г. Бухараев исемендәге «Tatar.Бу Хакатон» уза. Ел саен үткәрелә торган әлеге чара татар теле һәм мәдәнияте өчен инновацион IT-проектлар булдыруга юнәлдерелгән. Чара Kazan Digital Week 2024 (kazandigitallegends.com) Халыкара форумы кысаларында ТР Фәннәр академиясе, ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты, «Сәләт» фонды һәм яшьләр үзәге һәм «Sanak lab» белем бирү лабораториясе тарафыннан ТР Хөкүмәте, ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ ярдәмендә оештырыла.
Чарада катнашуга Татарстан, Казан, Иннополис, Мәскәү, Самара, Рязань, Новосибирск, шулай ук Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Сүрия һәм Тунистан 258 гариза бирелгән.
Чараның финал раундында 26 команда катнаша, шул исәптән өлкән лигада - 16, кече лигада 10 команда.
Проектта катнашучыларга 40 сәгать эчендә үз проектларын түбәндәге треклар буенча эшләргә һәм тәкъдим итәргә туры киләчәк.
☑️ Татар телен өйрәнү өчен платформа
☑️ Татар телендә контентны киңәйтү инструментлары.
☑️ Татар мәдәниятен популярлаштыру өчен Telegram-бот рәвешендә белем бирү уены .
Хакатонның гомуми бүләкләү фонды - 600 000 сум, ул өлкән һәм кече лига җиңүчеләре арасында бүленәчәк. Шулай ук катнашучылар экспертлар һәм потенциаль партнерлардан кире элемтә алачак, ТР Фәннәр академиясендә стажировка үтәргә һәм DemoDay да Kazan Digital Week 2024 дә катнашу өчен сайлап алыну мөмкинлегенә ия булачак.
17 майда “Tatar.Бу Хакатон” ачылу тантанасында катнашучыларны сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, "Беренчеләр хәрәкәте" төбәк бүлеге Советы рәисе Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айрат Хасьянов һәм башка рәсми затлар чыгыш ясады.
