Яңалыклар
17.05.2024
Институт хезмәткәрләре күпмәдәниятле мохиттә туган телләрне укытуга багышланган мәгариф секциясе утырышында катнашты
Институтның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Булат Хәкимов Теләчедә узган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион республика август киңәшмәсендә катнашты. "Күпмәдәниятле мохиттә туган телләрне укыту һәм тәрбия бирүдә заманча стратегия һәм технологияләр" темасына багышланган пленар утырышта ул институтта бу юнәлештә алып барылган эшчәнлек белән таныштырды.
