Яңалыклар
14.05.2024
Институт хезмәткәрләре «Мәгълүмати технологияләр һәм Россия халыклары телләре» I стратегик сессия эшендә катнашты
ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры урынбасары Айрат Гатиятуллин «Мәгълүмати технологияләр һәм Россия халыклары телләре» I стратегик сессия эшендә катнашты. Дәүләт тел сәясәте өлкәсендә 200дән артык активист һәм экспертлар катнашкан чара Россиянең Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы ярдәмендә Россия халыклары йорты тарафыннан оештырылды.
Илнең 50 дән артык төбәгеннән килгән катнашучылар Россия халыкларының туган телләрен киберкиңлектә үстерү өлкәсендә үз тәҗрибәләрен тәкъдим итте.
Айрат Гатиатуллин татар теленә ярдәм итү өчен цифрлы эшләнмәләр өлкәсендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә фәнни-гамәли эшләнмәләр тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
