Яңалыклар
20.10.2023
Институт хезмәткәрләре «Turklang 2023» Халыкара конференциясе эшендә катнашалар
Бүген 20 октябрьдә Бохара дәүләт университетында (Үзбәкстан) төрки телләрне компьютерда эшкәртү буенча XI Халыкара «Turklang 2023» конференциясе үз эшен башлады. Аның эшендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре, шулай ук Россия, Үзбәкстан, Төркия, Казахстан, Әзербайҗан, Кыргызстан, Россия һәм Германиядән килгән галимнәр катнаша. "Turklang" глобаль цифрлаштыру һәм төрки телләрнең аз ресурслылыгы шартларында компьютер лингвистикасы мәсьәләләрен хәл итү өчен интеграль мәйданчык булып хезмәт итә.
