Яңалыклар
06.10.2023
Институт хезмәткәрләре «Белемнәр – Онтологияләр – Теорияләр» IX Халыкара конференциясендә катнаштылар
2-6 октябрьдә Новосибирск шәһәрендә РФА Себер бүлеге Математика институтының конференцияләр залында һәм Новосибирск дәүләт милли тикшеренү университетында IX Халыкара «Белемнәр – Онтологияләр – Теорияләр» конференциясе узды (ЗОНТ-2023).Институт хезмәткәрләре Гатиатуллин А.Р., Прокопьев Н.А., Сөләйманов Җ.Ш. "Төрки телләр модельләрен тәкъдим итү өчен белемнәрнең лингвистик графлары" дигән темага доклад белән чыгыш ясадылар.
