Яңалыклар
27.09.2023
Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре Мәхмүт укуларында катнашты.
26-27 сентябрьдә КФУның Алабуга институтында IX Халыкара Мәхмүт укулары узды. Укуларның үзәк темасы – “21 гасырның мәгариф трансформацияләре чорында һөнәри белем һәм остазлык”.Мәхмүт укулары – бүгенге көннең актуаль проблемалары турында фикер алышу өчен мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрне җыючы ачык мәйданчык.
Конференция эшендә институт директоры Гыйльмуллин Ринат Абрек улы, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Хәкимов Булат Эрнст улы һәм өлкән фәнни хезмәткәр Шәехов Марат Рәшит улы катнаштылар. «ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтының заманча лингвистик ресурсларын һәм ИТ-эшләнмәләрен укытуда куллану» темасына доклад тәкъдим ителде.
