Яңалыклар
11.09.2023
Р.Г. Бохараевка багышланган "Tatar.Бу Хакатон” узды
8-10 сентябрьдә Казан шәһәрендә Бәшир Рәмиев исемендәге Технопаркта Р.Г. Бохараевка багышланган "Tatar.Бу Хакатон” узды. Чараның максаты - татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән инновацион IT-продуктлар булдыру. ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Гыйльмуллин Ринат Абрек улы Хакатонны ачу һәм бүләкләү тантаналарында катнашты.
Конкурста кече лигада 10 команда һәм өлкән лигада 17 команда көч сынашты.
Хакатонда Казан, Иннополис, Ютазы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Пенза шәһәрләреннән, шулай ук Сербия, Сирия, Мисыр, Үзбәкстан, Казахстаннан студентлар катнашты.
Хакатонда җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. Шулай ук аларга ТР Фәннәр академиясендә стажировка узу мөмкинлеге бирелде. Җиңүче командалар KazanDigitalWeek 2023 форумына үз проектларын тәкъдим итү һәм бүләкләү өчен чакырылды.
