Яңалыклар
05.09.2023
Төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләре буенча “TurkLang 2023” исемле XI-нче халыкара фәнни конференциядә катнашырга чакырабыз
2023 елның 20-22 октябрь көннәрендә Төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләре буенча “TurkLang 2023” исемле XI-нчe халыкара фәнни конференцияcе Үзбәкстанда Бохара дәүләт университетында үткәреләчәк. “TurkLang-2023” Халыкара конференциясе беренче тапкыр 2013 елда Казахстанда үткәрелә. Шул вакыттан башлап конференция ел саен төрле төрки телле төбәкләрдә - Истанбул, Казан, Бишкек, Казан, Ташкент, Симферополь, Уфа, Нур – Солтан шәһәрләрендә уздырыла.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты әлеге конференциянең төп оештыручыларының берсе.
Конференциянең эш юнәлешләре:
1. Төрки телләр өчен формаль модельләр һәм программа сервислары
2. Компьютер системаларын төрки телләргә локализацияләү һәм терминология
3. Төрки телләрнең электрон корпуслары
4. Текстларны морфологик һәм синтаксик эшкәртү системалары
5. Текст эшкәртүнең семантик технологияләре
6. Сөйләм технологияләре
7. Төрки телләрдәге Интернет-ресурслар, онтологияләр, тезауруслар, сүзлекләр
8. Текстларны эшкәртү өчен морфологик, синтаксик һәм семантик технологияләр
9. Төрки һәм чит телләргә өйрәтүче интеллектуаль технологияләр
10. Яңа интеллектуаль технологияләрне һәм белемне эшкәртү системаларын булдырудаа төрки телләрне нигез итеп куллану
Конференциянең эш телләре: инглиз, рус, үзбәк телләре.
Презентацияләр инглиз телендә булырга тиеш.
Төп даталар:
Тулы текстларны җибәрү: 01 октябрьгә кадәр.
Рецензия нәтиҗәләрен җибәрү: 10 октябрь.
Конференциянең программасы әзер булу: 15 октябрь.
Конференциянең эш көннәре: 20-22 октябрь.
Тулырак мәгълүмат http://www.turklang.org сайтында.
