Яңалыклар
16.08.2023
Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе
Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре 16 августта Б.Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында уздырылган Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнаштылар.Киңәшмәнең төп темасы - «Татарстан Республикасы мәгарифе: төп бурычлар, әхлакый ориентирлар, сыйфат күрсәткечләре».
Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Мәскәү мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Анастасия Ракова, Россия Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, югары уку йортлары ректорлары, педагоглар катнашты.
Күргәзмәдә белем бирү процессында куллану өчен Институтның яңа проектлары тәкъдим ителде.
