Яңалыклар

Институт хезмәткәрләре Халыкара "Selet Biler" яшьләр IT-форумында катнашучылар белән очраштылар 31.07.2023

Институт хезмәткәрләре Халыкара "Selet Biler" яшьләр IT-форумында катнашучылар белән очраштылар

2023 елның 31 июлендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре Гыйльмуллин Р.А., Гатиатуллин А.Р., Хәкимов Б.Э., Прокопьев Н.А. Халыкара «Selet Biler» яшьләр уку-укыту форумында катнашучылар белән очрашу үткәрделәр (https://biler.selet.biz/ru/). 

Бу очрашуда институт хезмәткәрләре укучыларга Институтның эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр, табигый телне эшкәртү өчен ясалма интеллектның заманча юнәлешләре турында лекцияләр укыдылар. 

Әлеге чара "Ясалма интеллект проблемалары" фәнни-тикшеренү лабораториясенең 30 еллыгына һәм әлеге лабораториянең беренче фәнни җитәкчесе Рәис Гата улы Бохараев истәлегенә багышланды. 

 Рәис Гата улы Бохараев - галим, төрле яклы шәхес һәм укытучы, ул информатика һәм хисаплау техникасын, кибернетика, ясалма интеллект теориясен үстерүгә, киберкиңлектә татар теленә ярдәм итү системаларын һәм технологияләрен эшләүгә һәм яшьләр арасында әлеге фәнни өлкәләр турында белемнәрне таратуга зур өлеш керткән шәхес. Шулай ук Р.Г. Бохараев - Гамәли семиотика институтына нигез салучыларның берсе.

Возврат к списку