Яңалыклар
13.07.2023
Гамәли семиотика институты аспирантурасына рәхим итегез!
Аспирантура – югары белем бирү базасында фәнни-педагогик кадрлар әзерләүнең төп формасы. Яңа уку елында Гамәли семиотика институтына түбәндәге белгечлек буенча аспирантлар кабул ителә:
1.2. Компьютер фәннәре һәм информатика юнәлешендә:
1.2.2. Математик модельләштерү, санлы ысуллар һәм программалар комплекслары белгечлеге.
Аспирантурага кабул итү конкурс нигезендә башкарыла.
Махсус дисциплина һәм чит телдән (инглиз теле) керү имтиханнары тапшыру сорала.
Аспирантурага укырга керергә теләүчеләр гаризаны 1 августан 31 августка кадәр ТР Фәннәр академиясенең аспирантура бүлегенә (каб. 402) тапшыра ала.
4 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр кабул итү имтиханнары оештырыла.
Кабул итү процессына бәйле барлык документлар, гариза формалары, сроклар буенча мәгълүмат Фәннәр академиясе сайтында урнаштырылган: Поступающему (antat.ru)
Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-78-78.
Эш режимы: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 8.00-17.00, җомга 8.00-16.45 (12.00-12.45 – төшке аш).
Адрес: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Бауман ур., 20 нче йорт, 402 каб. («Кремль» метро станциясе).
E-mail: aspirantura-anrt@mail.ru
