Яңалыклар

ТР Фәннәр академиясе һәм Назарбаев университеты арасында хезмәттәшлек турында Меморандумга имзалар салынды. 16.06.2023

ТР Фәннәр академиясе һәм Назарбаев университеты арасында хезмәттәшлек турында Меморандумга имзалар салынды.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Гыйльмуллин Ринат Абрек улы һәм «Назарбаев университеты " автоном мәгариф оешмасы президенты Шигео Катсу ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты һәм Назарбаев университеты арасында хезмәттәшлек турында Меморандумга кул куйдылар. 

Меморандумның максаты - фәнне үстерү, яңа технологияләр һәм инновацион эшчәнлек өлкәсендә төрле яклы элемтәләрне ныгыту өлкәсендә хезмәттәшлек булдыру. 

 Фәнни оешмалар гамәли һәм аналитик тикшеренүләр үткәрү, уртак фәнни мәкаләләр әзерләү һәм заманча IT-продуктлар эшләү хисабына Татарстан Республикасы һәм Казахстан Республикасының дәүләт телләрен популярлаштыру, саклау, үстерү юнәлешләрендә хезмәттәшлек итәргә ниятлиләр.

Возврат к списку